Питрәч районында «Росток» балалар бакчасында балалар өчен өстәмә 110 урын булдырылды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Татарстанның Питрәч районындагы «Царево усадьбасы» торак комплексында урнашкан «Росток» балалар бакчасында өстәмә рәвештә 110 урын булдырылган. 

Моның өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды. Өстәмә урыннар төрле яшьтәге 12 төркемне тыгызлау исәбенә булдырылган. Барлыгы мәктәпкәчә учреждениегә 330 бала йөриячәк.

Ачылу алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов сатып алынган җиһазларны карап чыкты, төркемдәге шартлар белән танышты һәм объектны эксплуатацияләгәндә барлыкка килгән кисәтүләрне бетерергә кушты. Балалар инде яңа төркемнәргә йөри башлаган.

«Росток» балалар бакчасы бу ел башында «Демография»милли проекты буенча ачылган иде. Хәзерге вакытта әлеге мәгариф учреждениесеннән тыш биредә «Ивушка» балалар бакчасы һәм бер шәхси балалар бакчасы эшли.

2020-2021 елларда «Демография» милли проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International