Татарстанның авыл мәктәпләрендә физика, химия һәм биология дәресләре өчен җиһазлар яңартылачак

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Татарстанда быел авыл мәктәпләренең «Физика», «Химия» һәм «Биология» фәннәре буенча матди-техник базасын яңартачаклар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актанышта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Узган уку елында авыл мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә аерым игътибар бирелде. Аларда 79 меңгә якын укучы белем ала. Авыл районнарында һәм кече шәһәрләрдә "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле мәктәп – үзәкләрен үстерү төбәк мәгариф сәясәтенең иң мөһим өстенлекләреннән берсе булды", – диде докладчы.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча республикада шундый 139 мәктәп эшли. Ул «Үсеш нокталары»на өр-яңа җиһазлар кайтарылды, шуның ярдәмендә «Технология» фәне эчтәлеген яңарту мөмкин булды, дип өстәде. Аерым алганда, 3D-модельләштерү, прототиплаштыру, компьютер черчениесе, цифрлы киңлек технологияләре кебек яңа компетенцияләр формалаштырылган.

"Тулаем алганда, без "Үсеш нокталарын" авыл мәктәпләре өчен ресурс методик үзәкләр буларак карыйбыз", – дип билгеләп үтте министр.

«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре авыл мәктәпләрендә РФ Президенты Владимир Путинның «Май» указы буенча Россиядә гамәлгә ашырыла торган «Мәгариф» милли проекты буенча оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International