Путин мәктәпләрдә "Сириус"ның эшләнмәләрен таратырга тәкъдим итте

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

"Сириус" сәләтле балалар белән эшләү үзәгенең белемен һәм тәҗрибәсен бөтен мәктәп системасында кулланырга кирәк. Бу хакта Президент "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Владимир Путин үз вакытында "Сириус" үзәге башлыгы урынына Елена Шмелева кандидатурасын тәкъдим итүенә үкенмәдем, диде. "Сездән "Сириус" линиясе буенча хәзер тупланган эшләнмәләрне, белемнәрне һәм тәҗрибәне, бөтен мәктәп системасы белән бәйле эшчәнлектә файдалануыгызны сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте бердәм россиялеләргә президент.

Путин барлык мәктәпләрдә мондый технологияләрне куллануның ни дәрәҗәдә мөмкин булуын карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International