Түбән Камада баланы үстерү үзәге һәм полилингваль комплекс төзеләчәк

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Түбән Кама мәгариф системасын яңадан башлап җибәрү көтә. Үсешнең яңа этабы ике масштаблы белем бирү комплексы төзелеше белән бәйле.

Җиденче сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 38 – нче номерлы техник лицей һәм 34-нче микрорайонда балалар бакчасы төзелеше буенча рәсми старт бирү планлаштырыла.

Әлеге белем бирү комплексының барлыкка килүе «Татнефть»ГАҖ финанс ярдәме белән мөмкин булды.

Киләсе елда яңа мәктәп шәһәрнең 31нче микрорайонында да ачылачак. Дүртенче сентябрьдә булачак «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелешенә беренче таш салу планлаштырыла.

Мондый белем бирү комплекслары хәзерге вакытта Казанда һәм Алабугада ачылды, яңа уку елында Яр Чаллыда ачылачак. Ә узган җомгада полилингваль комплекс Актанышта ачылды, анда ел саен үткәрелә торган республика педагогик конференциясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International