Быел Татарстан башкаласында гомуми сыйдырышлыгы 1690 урын булган 8 мәктәпкәчә учреждение ачылачак. Шуларның 5се «Демография» милли проекты кысаларында төзелә, ә 3се «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча. Алар Константиновка бистәсендә, «Җиденче күк» һәм «Җәй»торак комплексларында төзеләчәк. Хәзер барлык объектлар да төзелеп бетү стадиясендә.
9 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара – бу 1360 мәктәпкәчә урынга исәпләнгән 10 бина. Бүгенге көндә 7 балалар бакчасында барлык эшләр төгәлләнгән инде, калганнарында капиталь ремонт тәмамланып килә.
Быел беренче тапкыр балалар бакчасына 11 меңнән артык бала барачак. Шәһәрдә барлыгы 80 меңгә якын мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Алар өчен 351 мәгариф учреждениесе эшли, шул исәптән 312 балалар бакчасы, дәвалау педагогикасы үзәге, 2 гимназия, 10 мәктәпкәчә бүлекләр булган мәктәп һәм 26 шәхси балалар бакчасы.