Казанда Kazan Digital Week - 2021 Халыкара форумы узачак

2021 елның 24 августы, сишәмбе

2021 елның 21 - 24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында Kazan Digital Wek - 2021 Халыкара форумы узачак. Системалар, сервислар һәм хезмәт күрсәтүләр нигезендә булдырылган цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлтелгән чараны катнаш (офлайн+онлайн) форматта күргәзмә павильоннары, демонстрацион мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән җиһазланган «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрү планлаштырыла.

Вакыйга, теркәлү шартлары, катнашу турында искәрмәләр, фәнни һәм техник мәкаләләрне бастыру, Kazan Digital Week - 2021 чараларында катнашуның финанс шартлары, шулай ук Kazan Digital Week - 2020 ачык архивы kazandigitalweek.com сайтында тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International