"Географик диктант өчен символ (битлек) яса» Рус географик диктанты конкурсы 31 августка кадәр озайтылды, дип хәбәр итә Рус география җәмгыяте.
Җиңүчеләрне призлар – җәмгыять символикасы төшерелгән сувенир продукциясе көтә. Моннан тыш, уңай эпидемиологик шартларда откан эшләр авторларын диктант үткәрүнең үзәк мәйданына чакырачаклар.
Һәр катнашучы өч символ-маскотны тәкъдим итәргә хокуклы. Конкурста бары тик өч кеше генә җиңү яулый ала. Җиңүчеләрнең исемнәрен 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча атаячаклар.
Географик диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру максатыннан инде җиденче тапкыр үткәрелә.