Уфада WorldSkills милли финалында катнашу өчен Татарстан җыелма командасы вакцинация узды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Бу атнада Башкортстанда «Яшь профессионаллар» IX Милли чемпионаты финалында чыгыш ясаячак Татарстан җыелма командасы вәкилләре алдан вакцинация уздылар. Бу хакта Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

«Без конкурсантларыбызны һәм экспертларны максималь рәвештә әзерләргә тырыштык. Күпчелек командалар вакцинация үтте. Барлык конкурсантлар, катнашучылар, кунаклар өчен, вакцина булуга карамастан, ПЦР-тест уздыру мәҗбүри таләп булып тора. ПЦР-тест ярышлар мәйданына килеп җиткәнче 72 сәгать алдан ясалырга тиеш. Максималь шартлар антисептиклар һәм битлекләр булу мәҗбүри булган мәйданчыкта да тудырылачак. Без хәзер республика һәм Башкортостан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән әлеге таләпләрне үтәү буенча актив эш алып барабыз», – диде ул.

Чемпионат 25-29 августта Башкортстанда берничә объект территориясендә узачак. Татарстан делегациясе бу ярышларда иң күп санлыларның берсе булачак. Ул 164 конкурсанттан торачак, алар 127 компетенциядә ярышачак. 29 августта кич белән җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк. Алга таба кайбер егет-кызларның кайберләре дөнья чемпионатларына әзерләнәчәк Россия Федерациясе җыелма командасына чакыру алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International