Узган елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныф укучыларының барысы да кайнар туклану белән тәэмин ителергә тиеш иде. Әмма балаларның үзләрен дә, аларның әти-әниләрен дә тәкъдим ителә торган ризыкларның сыйфаты канәгатьләндермәде. Медиклар киңәшләре буенча дөрес тукланырга күнекмәгән балалар да бар.
Әти һәм әниләр мәктәп туклануын контрольдә тоту процедураларында активрак катнашсыннар өчен нәрсә эшләргә? Балаларны тәмле һәм сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өчен мәктәп туклануын оештыру процессында катнашучыларның нинди хокуклары бар? "Ашап җиткермәү индексын" ничек киметергә? Бу хакта узган атнада Саранскта мәктәп туклануы буенча Бөтенроссия ата-аналар форумында сүз барды.
Форумда ата-аналар балаларны дөрес төшке ашлар белән тәэмин итү эшендә мәктәп администрациясенең ярдәме булырга мөмкин дип карар кылулары турында форумда катнашучылар "Белем мохите" тапшыруы эфиры вакытында сөйләшәчәкләр.