Бүген Владимир Путин мәгариф темасы буенча Дәүләт Советы Президиумы үткәрәчәк

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Бүген РФ Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздырачак һәм укытучылар, укучылар һәм студентлар белән аерым әңгәмә корачак.

Яңа уку елы алдыннан утырышта катнашучылар төбәкләрдә гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү, шул исәптән укытучыларның квалификациясен әзерләү һәм күтәрү, бердәм санлы белем бирү тирәлеген үстерү һәм белем бирү оешмаларында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәктәпләрне ремонтлау һәм җиһазлар сатып алу программаларын гамәлгә ашыру буенча чаралар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар, дип хәбәр иттеләр Кремльнең матбугат хезмәтендә.

Утырыш башланыр алдыннан видеоэлемтә буенча Владимир Путин вуз укытучылары, студентлар, абитуриентлар һәм мәктәп укучылары белән аерым әңгәмә корачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International