Минзәлә районында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Анда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм район башлыгы Айдар Салахов катнашты.
Конференция барышында район башлыгы "Земский учитель" программасының гамәлдә булуын авыл җирлекләре өчен генә түгел, ә кечкенә шәһәрләр өчен дә уңайлы итәргә тәкъдим итте. Ул үз инициативасын конференциядә катнашкан кунакларга җиткерде.
Министр урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Минзәлә районы БДИ тапшыру күрсәткечләре һәм медалистлар саны буенча республикада беренче унлыкка керә.