Мәктәп укучылары программалаштыруга бушлай укый алачаклар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

8-11 сыйныф укучылары ике еллык курсларда программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу хакта "Мәгариф өлкәсен цифрлаштыру һәм цифрлы трансформацияләү: яңа технологияләрне куллану трендлары" онлайн-конференциясендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының программаларны һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова хәбәр итте.

Программага беренче җыелма 2022 елда "Санлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында ачыла.

Трубникова сүзләренә караганда, быел эшләтеп җибәрелгән "Цифрлы Һөнәрләр" проекты 16 яшьтән өлкәнрәк булган россиялеләргә ИТ-өлкәдә бәянең яртысы өчен өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә.

"Цифрлы икътисад" илкүләм программасы кысаларында базар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төрле категорияләрдәге гражданнарның цифрлы компетенцияләренә өйрәтү буенча берничә проект гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International