Рөстәм Миңнеханов Чаллыда илкүләм проект буенча төзелгән яңа балалар бакчасын ачты

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

25 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән «Лучики» яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты.

220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы Габдрахман Әпсәләмов пр., 21Б адресы буенча урнашкан (65нче комплекс). Бинада музыка һәм спорт заллары, төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Шулай ук медицина блогы һәм медицина белгечләренең кабинетлары бар.

"Иң мөһиме, ясле төркемнәрдә урыннарны арттыру бурычы үтәлә. Бу «Демография» илкүләм проекты кысаларында депутатлар корпусының бик мөһим эше",-дип искәртте Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International