Путин белдергәнчә, Россиядә тулы көн мәктәпләренә ихтыяҗ зур

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Президент сүзләренчә, балалар мәктәптә төп дәресләрдән соң калырга тиеш.

Бүген Россиядә тулы көн гомуми белем бирү мәктәпләренә ихтыяҗ зур. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин гомуми белем бирү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

"Тулы көн мәктәпләре бүген бик кирәк. Мин аларның үсеше ничек барганын ишетәсем килә", - диде президент. Аның сүзләренә караганда, балалар мәктәптә төп дәресләрдән соң калырга тиеш.

Ул шулай ук авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә белем бирү үзәкләрен оештыру тәҗрибәсе турында фикер алышырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International