Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИ камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны һәм анализлауны тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, ведомство мондый акцияне гадәттәгечә имтиханнарның төп чорыннан соң үткәрә: үз идеяләрен электрон почтага ата-аналар һәм укытучылар җибәрә.
Әти-әниләр нинди яңалык тәкъдим итте? Әйтик, БДИны ике форматта: компьютер һәм язма рәвештә үткәрергә кирәк дип саный алар. Өстәвенә, укучылар үзләренә уңайлы форматны сайлый алсын өчен.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәткә кергән хатлар арасында мондыйлары да очрый: имтихан нәтиҗәләре белән килешмәү турындагы апелляцияләрне караганда, элек куелган баллар санын киметү мөмкинлеген төшереп калдырырга.