Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 1 сентябрь барлык мәктәпләрдә дә көндезге форматта узачак, дип билгеләп үтте.
Россия мәктәпләре 1 сентябрьдә укырга барачак барлык 17 млн укучыны да кабул итәргә әзер. Бу хакта чәршәмбе көнне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне ябу һәм педагоглар һәм укучылар арасында җанлы аралашуны дистанцион форматка алыштыру буенча планнары юк дип искәртте.