Татарстанның Питрәч районында яңа уку елында парта артына 6 меңнән артык укучы утырачак — бу узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк. Бу хакта традицион август киңәшмәсендә Питрәч муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Марина Харитонова хәбәр итте.
Педагоглар, тәрбиячеләр, тармак җитәкчеләре һәм ветераннары очрашуы «Царево» торак комплексында күппрофильле лицей стеналарында узды.
Питрәч районының белем бирү оешмалары челтәре дә үсә бара. Узган уку елында ике яңа объект куллануга тапшырылды — 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 220 урынга исәпләнгән "Росток" балалар бакчасы. Яңа уку елына 1 сентябрьгә Көектә 1224 урынга исәпләнгән, шулай ук республика бюджеты кысаларында төзелгән мәктәп төзелеше тәмамланып килә.