Түбән Кама мәгариф системасын яңадан йөкләнеш көтә. Үсешнең яңа этабы ике белем бирү комплексын масштаблы төзү белән бәйле. Бу хакта ТР Түбән Кама районы башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
7 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 38 нче номерлы техник лицей һәм шәһәрнең 34 нче микрорайонында балалар бакчасы төзелеше буенча рәсми старт бирү планлаштырыла.
2022 елда яңа мәктәп шәһәрнең 31 нче микрорайонында да ачылачак. 4 сентябрьдә булачак полилингваль «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» мәгариф комплексы төзелешенә беренче таш салу планлаштырыла.