Бүген «Энергетик» мәдәният йорты базасында Зәй муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләренең «Зәй муниципаль районында мәгариф үсешенең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре» дигән еллык август конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т. Т. Федорова, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе И. Н. Гущин, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" СПП директоры Н.В. Нефедов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе деканы вазыйфаларын башкаручы И.Ш. Галиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе башлыгы Э. Р. Сәфәргалиев, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, педагоглар катнашты. Киңәшмә барышында мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булганлыгын, балаларга өстәмә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру, мәктәпнең тәрбия потенциалын үстерү мәсьәләләре каралды. Дәүләт һәм туган телләрне саклау һәм үстерү, белем бирү процессын цифрлаштыру, һөнәри белем бирүне үстерү һәм һөнәри әзерлек дәрәҗәсен бәйсез бәяләү практикасын кертү өчен белем бирү киңлеген булдыруга зур игътибар бирелде, 2021-2022 уку елына бурычлар билгеләнде.