Татарстан «Фән янәшәдә» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Фән янәшәдә» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Проектның максаты-россиялеләрне төбәкләрдә яшәүче һәм фән һәм технологияләр өлкәсендәге проектларны уңышлы гамәлгә ашыручы, шулай ук эшләнмәләре безнең илдә яки чит илләрдә танылу алган яшь галимнәр белән таныштыру.

Миллионлы шәһәрләрдә һәм фән шәһәрләрендә җирле фәнни-тикшеренү институтларында эшләүче яшь галимнәрнең фотосурәтләре төшерелгән билбордлар урнаштырыла.

Акциядә илнең 56 төбәгеннән 150дән артык галим катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International