Илсур Һадиуллин һәм Илдус Нәфыйков Казанда гражданнарны кабул итәчәкләр

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

26 августта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда мәгариф өлкәсендә халык хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү 15.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары дуслыгы йортында узачак, ул Павлюхин ур., 57 адресы буенча урнашкан.

Алдан язылу 8(843)291-19-25, 291-18-89 телефоннары буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International