Татарстанның сигез урта махсус уку йорты "Яшь профессионаллар" хәрәкәтенең иң яхшы 100 мәгариф оешмасы исемлегенә керде

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Яшь профессионаллар» (WORLDSKILLS RUSSIA) хәрәкәтенең иң яхшы 100 мәгариф оешмасын бүләкләү тантанасы булды. 

Ел саен ТОП-100 исемлеген игълан итү тантанасы илнең Россия Федерациясендә «Ворлдскиллс» хәрәкәте чараларын һәм проектларын тормышка ашыручы иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмаларын билгели. Исемлекне сайлап алу һәм формалаштыру 2017 елдан бирле үткәрелә.ТОП-100 исемлегенә Татарстанның 8 һөнәри белем бирү оешмасы керде:

Әлмәт политехника техникумы, 

Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, 

Казан педагогика көллияте, 

Яр Чаллы педагогика көллияте, 

Яр Чаллы политехника көллияте, 

Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, 

Тәтеш дәүләт гражданлык яклау көллияте, 

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы. 

ТОП-100гә кергән барлык көллиятләр дә Россия Ворлдскиллс хәрәкәте сертификатларын электрон рәвештә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International