Казанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе белгечләре укыту семинарына җыелды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Казанда 2021 елның 25 августыннан 26 августына кадәр мәктәпкәчә белем бирүнең төбәк мәгълүмат системаларын алып бару мәсьәләләре буенча уку семинары уза.

Анда цифрлы трансформация Федераль институты вәкилләре, проект эшчәнлеге бүлеге башлыгы Наталья Нефедова, проект эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Екатерина Седова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева һәм проект белән идарә итү үзәге директорының урынбасары Максим Талалин катнаша.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре һәм мәктәпкәчә белем бирүнең мәгълүмати системасын эшләүчеләр белән балаларның исәбен алып баруны оештыруның төп проблемалары турында фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International