Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәнең пленар өлешендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина узган уку елына йомгак ясады.
Докладлар белән район башлыгы Рамил Муллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Гайфуллина, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров чыгыш ясады.
Сәхнәгә тормышларын тәрбиягә багышлаган, бүген лаеклы ялга киткән ветераннар чакырылган иде. Шулай ук мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар бүләкләнде.
Яшь укытучыларны хөрмәтләү да булды – быел районга югары уку йортларында белем алганнан соң 6 яшь белгеч кайтты. Алар барысы да 1 сентябрьдә педагогик эшчәнлеккә керешәчәкләр.