Район педагоглар советында Түбән Кама укытучылары һәм тәрбиячеләре мәгариф өлкәсендәге казанышлар һәм проблемалар турында фикер алыштылар

2021 елның 27 августы, җомга

25 августта Түбән Камада ел саен үткәрелә торган педагогик конференция булып узды.

Утырышта Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров, шулай ук районның мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәләренең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Конференциядә катнашучыларны видео аша сәламләү сүзендә район башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама халкы өчен мәгариф системасын үстерү өстенлекле бурычларның берсе, дип билгеләп үтте.

Традиция буенча август конференциясе барышында педагогларны тармак бүләкләре белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International