Нурлатта район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды.
Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм башкалар катнашты.
Нурлат педагогларын уку елы башланыр алдыннан Станислав Андреев һәм Людмила Рыбакова сәламләде. Район башлыгы үз теләкләрен җиткерде.
Традиция буенча август киңәшмәсе бүләкләү белән дәвам итте. Районның иң яхшы педагоглары бу көнне төрле тармак бүләкләре алдылар. Район башлыгы гранты белән укучылар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыйган укытучыларны бүләкләделәр. Монда ук белем бирү учреждениеләренең яңа 2021-2022 уку елы башына үткәрелгән смотр-конкурсына йомгак ясалды.