«Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү дәвам итә, ул 16 июньнән 12 сентябрьгә кадәр үткәрелә.
Проект "2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау" ярдәмче программасы чаралары кысаларында тормышка ашырыла.
Проект дүрт юнәлеш буенча иҗади конкурс буларак үтә: «Текст эшләре», «Видеоэшләр», «График эшләр» һәм «Фирма стиле».
Гаризаларны http://atmrt.ru/contentmarathon сайтында калдырырга мөмкин, анда махсус форма тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның материалларына һәм эшләренә эксперт бәя биреләчәк, шуннан соң проектның 11 номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр сайланачак һәм бүләкләнәчәк.
Җиңүчеләр Россия һөнәри онлайн-белем бирү базары лидерыннан – Skillbox уку мөмкинлеге алачак, шулай ук дипломнар һәм техника алу өчен бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәк.