БДИ буенча Татарстанның һәр икенче йөз баллга тапшыручы - Казан мәктәбен тәмамлаган. Быел ике фән буенча максималь баллны республиканың 11 укучысы җыйды, шуларның 7се - Татарстан башкаласы укучылары.
«Казан мәгариф өлкәсендә дә, башка өлкәләрдә дә республика өчен һәрвакыт үрнәк булды. Бүген безнең мәгариф нык фундаментта тора һәм үз нәтиҗәләрен бирә дип әйтә алабыз. Казан буенча БДИ нәтиҗәләре начар түгел, бигрәк тә пандемия елы өчен. Өстәвенә, шәһәрдә югары баллчылар саны артты», - дип билгеләп үтте августтагы шәһәр педагогика киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, быел Казанда 831 чыгарылыш сыйныф укучысы аттестат алган, узган ел белән чагыштырганда, 52 кешегә күбрәк. «Елдан-ел яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр бөтен республика өчен үрнәк булып тора. Әлеге уку йортларының идарә командалары инновацион чаралар үткәрергә һәм бу юнәлештә башка мәктәпләрне өйрәтү өчен үз курсларының авторлары булырга тиеш», - дип саный И.Һадиуллин.