Яр Чаллыда 2 нче "Адымнар" өстәмә белем бирү үзәге ачылачак

2021 елның 27 августы, җомга

«Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплекслар ачылу белән беррәттән «Адымнар» өстәмә белем бирү үзәкләре дә ачылачак. Сентябрь башында Аккош күлендә ачылачак беренче бина 180 балага исәпләнгән. Икенчесе Яр Чаллыда ачылачак һәм концептуаль моментлар буенча тагын да масштаблырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте. 

"Принциплар һәм алымнар буенча охшаш икенче өстәмә белем бирү комплексы Яр Чаллыда төзеләчәк. Аны булдыру өчен проект эшләре дә тәмамлану стадиясендә. Шуңа күрә бу шундый кызыклы эш формасы. Өстәвенә, бездә шәһәр читендәге төрле үзәкләр аз түгел, хәзер алар конкрет мәгариф учреждениесенә эшләячәк", - дип белдерде спикер.

2022 елга кадәр Татарстанда берничә полилингваль «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» мәктәбен эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International