25 августтан алып 29 августка кадәр Башкортстан башкаласы Уфада уза торган «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» IX Милли чемпионатының финалы ярышларның үзләреннән тыш күп кенә интерактив, танып белү, мәдәни һәм күңел ачу чараларын үз эченә ала. Аларның күбесе чемпионатта катнашучыларга яки кунакларга гына түгел, ә бөтен ил буйлап тамашачыларга да ирекле тәкъдим ителгән. WorldSkills ның кайда һәм нинди чараларын онлайн карарга мөмкин булуын сөйлибез.
Ярышларның алдагы дүрт көнендә иң масштаблы һәм күркәм вакыйга, әлбәттә, чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак, ул 29 августта Уфа буенча 19:00 сәгатьтә узачак. Үз масштаблары буенча бу тамаша Олимпия уеннарыннан да калышмый. Медальләрне бөтен илдән иң яхшы профессионаллар алачак, алар 150дән артык төрле компетенциядә - столяр һәм повар эшеннән алып мәгълүмати технологияләр һәм инженерлык дизайнына кадәр катнашалар. Җиңүчеләрне бүләкләүдә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АНО (Ворлдскиллс Россия) генераль директоры Роберт Уразов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров катнашачак. Бәйрәмне зур салют белән тәмамлау көтелә.