Яңа уку елында Казан укучыларының ата-аналары мәктәпләрдә туклануны электрон форматта бәяләячәк

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Мәктәп туклануының ата-аналар контроле электрон форматка күчәчәк. Моның өчен мәктәп менюсыннан әзерләнгән ризыкларны бәяләү өчен махсус кушымта эшләнәчәк. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Шәһәрнең педагогик составы белән очрашу «Арт Сити» торак комплексында яңа «Унбер» мәктәбендә уза.

Шәһәр башлыгы узган ел Мәктәпкә кертелгән ата-аналар контроле үзен яхшы яктан күрсәтте, аны яңа уку елында да дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады. Илсур Метшин электрон контроль форматын кулланырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International