Казан мәктәпләрендә иминлекне шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре тәэмин итәчәк

2021 елның 27 августы, җомга

1 сентябрьдән Казанның барлык мәктәпләрендә дә иминлекне шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр күләмендәге педагогик киңәшмәсендә журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләренең саны бинага бәйле булачак. Без белем бирү оешмалары арасында бертөрле биналар булмавын, аларның барысы да төрле-төрле икәнлеген аңлыйбыз», — диде спикер.

Ризванов искәрткәнчә, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләү өчен акча шәһәр һәм республика бюджетларыннан бүленәчәк. Мәктәп укучыларының ата-аналарыннан акча алынмаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International