Тукай районы Күзкәй мәктәбен капиталь ремонтлауга 10 миллион сумнан артык акча каралган

2013 елның 17 мае, җомга
Тукай муниципаль районының Күзкәй мәктәбендә гыйнвар аеннан бирле бер туктамый төзекләндерү эшләре бара. Бу – районда капиталь ремонт программасы буенча яңартыла торган 4 белем йортының берсе. Биредә яңа пластик тәрәзәләр куелган, эчке һәм керү ишекләре алмаштырылган, канализация челтәрләре яңартыла.
Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпнең 1393 квадрат метр мәйданны биләгән түбәсен яба, эшнең яртысы башкарылган инде.
Укучылар каникулга чыккач, эшчеләр җылыту, су торбаларын яңартачаклар. Әгәр дә ремонт эшләреннән соң бюджетта акча калса, яктырткычларны да алмаштырачаклар.
Мәктәпне төзекләндерү эшләренә барлыгы 10 миллион сумнан артык акча каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International