Яндекс академиясе лицее яңа уку елына туплана

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында проект 12 шәһәрдә һәм 3 авыл торак пунктында 27 мәйданчыкта эшләячәк. Проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды. 

Проект республикада инде 5 ел эшли — шул вакыт эчендә 384 укучы ике еллык уку курсын тәмамлаган.

Яндекс экспертлары тарафыннан эшләнгән программа буенча уку ике ел дәвам итә. Беренче курста укучылар IT-компанияләрдә дә, фәнни даирәдә дә кирәкле Python-программалаштыру телен өйрәнә. Аны үзләштерү чагыштырмача авыр түгел, һәм шул ук вакытта ул күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Икенче курс сәнәгать программалаштыруына багышланган. Укучылар үз көчләрен иҗади проектларда: веб-кушымталар, чат-ботлар, кулланучылар интерфейсларын эшләүдә сыный. Дәресләрне Яндекста квалификация күтәрү курсларын узган тәҗрибәле укытучылар алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International