2022 елда Казан БДБ илләренең "Студентлар язы" фестивален кабул итәчәк

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Киләсе елда «Студентлар язы» фестивале БДБ илләреннән конкурс җиңүчеләре катнашында Казанда узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сөйләде.

"Киләсе елда без фестивальне БДБның барлык илләреннән килгән катнашучылар белән кабул итәргә әзерләнәбез. Бу «БДБ илләре студентлар язы» Беренче халыкара фестивале булачак, ә анда 1,5 меңнән артык кеше катнашачак», — дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International