Бердәм дәүләт имтиханын җитди үзгәрешләр көтә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ике ел эчендә - 2022 елдан 2024 елга кадәр барлык уку предметлары буенча БДИ модельләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Бу ни өчен эшләнелә? Эш шунда ки, 2022 елда мәктәпне 10 ел элек, хәзерге вакытта гамәлдә булган мәктәп стандартлары кабул ителгәч, беренче сыйныфка килгән балалар тәмамлаячак. Әмма, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы Анзор Музаев билгеләп үткәнчә, революцион үзгәрешләр кертү күздә тотылмый.
- Барлык үзгәрешләр дә алдагы өч ел дәвамында этаплап барачак, - диде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе. - Безгә ата-аналар, укучылар, укытучылар өчен өстәмә стресс кирәкми. Имтиханнар хәзер формулаларны һәм даталарны өйрәнү турында түгел, ә күбрәк белемнәрне практикада куллана белү турында булачак.
Музаев сүзләренә караганда, быел ведомствога бик күп тәкъдимнәр кергән. Әйтик, ата-аналар БДИны ике форматта: компьютер һәм язма рәвештә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, укучылар үзләренә уңайлы форматны сайлый алсын өчен.