Россия Дәүләт флагын күтәрү тантанасы мәктәпләрдә яңа уку елында ук башланачак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
- Яңа уку елыннан без мәктәпләрдә дәүләт флагын күтәрү практикасын таратачакбыз, - диде ул "Россия 24"телеканалы эфирында. - Монда формализм булырга тиеш түгел. Без ышанабыз, бу яхшы тәҗрибә, күп кенә төбәкләрдә ул бар инде, һәм укучылар үзләре дә флагны күтәрү тантанасында катнашырга тели һәм катнашырга омтыла.