Юл билгеләре Казанның ике мәктәбе коридорларында барлыкка килде

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Яңа навигация системасы Казанның ике мәктәбендә – Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда һәм 13 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбендә барлыкка килде.  Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Уку йортлары коридорларында юл билгеләрен урнаштырдылар, алар хәрәкәт юнәлешен күрсәтә, тизлекне чикли, шулай ук укучыларга ашханәгә, баскычка якынаю турында мәгълүмат бирәләр. Әйтик, мәктәпкә керү юлында — «STOP», ә медпунктта «Беренче медицина ярдәме пункты» билгесе куелган.

Пилот проект, беренче чиратта, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Навигация системасы ярдәмендә укучылар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйлар, юл билгеләрен дөрес исәпләргә өйрәнәләр, бу аларга киләчәктә реаль юл ситуацияләрендә ышанычлырак ориентлашырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International