Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Белем көне белән котлавы

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Сезне ихлас күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм!

Беренче сентябрьдә Татарстан Республикасының мең ярым мәктәбе 467 меңнән артык балага үз ишекләрен ача. Ә 55 219 беренче сыйныф укучысы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетәчәк. Һәр бала һәм әти-әни өчен бу – дулкынландыргыч һәм онытылмас вакыйга, чөнки алда аларны кызыклы мәктәп тормышы көтә.  Укучыларыбызның мәктәптә максималь файдалы белем алуларын телим. Тырышып, үз көчегезгә ышанып, бик яхшы билгеләргә генә укыгыз.

Сезнең яныгызда һәрчак фән серләренә өйрәтү белән беррәттән үзләренең кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен дә җиткерергә омтылучы зирәк укытучылар булачак. Сер түгел, һәркем укытучы була алмый. Бу һөнәр ияләре – тынгысыз, иҗади, зыялы, эзләнүчән, алар арасында битараф һәм очраклы кешеләр юк. Укучыларыгызга булган мәхәббәтегез, күңел җылысы белән кайгыртучанлыгыгыз,  фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә!

Беренче сентябрь – мәктәпкә укырга баручылар, яшь буында белемгә омтылыш уятучылар, иртән изге теләкләр белән мәктәпкә озатып, кичен яратып каршы алучылар, балаларны мәктәп автобусында исән-имин  йөртүчеләр, аларга төшке аш әзерләүчеләр, укучыларны иҗат һәм спорт дөньясына алып керүчеләр – һәркем  өчен  зур бәйрәм.  Барыгызга да  саулык-сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри казанышлар телим!

Яңа уку елы барлык мәктәп һәм көллият укучыларына, техникум һәм югары уку йортлары студентларына уңышлар һәм шатлык китерсен, ә аларның укытучыларына  эш нәтиҗәләре белән канәгатьләнү бирсен!

Хәерле юл, дуслар!

 

Министр                                                                               И.Г. Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International