Түбән Каманың ике гимназиясе 2022 елда капиталь ремонтланачак

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге 2-нче номерлы гимназиягә һәм 34-нче номерлы чуаш гимназиясе-интернатына капиталь ремонт буенча проект эшләре бара. Ремонт 2022 елның беренче яртысына планлаштырылган.

Бу хакта Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин сөйләде.

"Бүген шулай ук мәгариф оешмаларының матди-техник җиһазланышын яхшырту дәвам итә, – дип өстәде Рамил Гыйниятуллин. - Сухарево мәктәбендә ашханә төзелеше тәмамланып килә. Шулай ук быел дүрт мәктәптә технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән азык-төлек блокларына ремонт ясалды, тагын дүрт мәктәптә муниципаль бюджет хисабына кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм канализация системасын ремонтлау эшләре башкарылды".

«Мәгариф» милли проекты кысаларында функциональ зоналарны ремонтлау буенча да эш дәвам итә. Быел «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләрен булдыру максатыннан Кармалы, Шереметьево, Шәңгәлче мәктәпләрендә физика, химия һәм биология кабинетларында ремонт эшләре үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International