Федераль педагогик үлчәү институты (ФИПИ) 2021 елда БДИда катнашучыларның типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән укытучылар өчен методик рекомендацияләр бастыра башлады.
Әлеге эш ел саен БДИның имтихан кампаниясе тәмамланганнан соң, укытучыларга, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнү өчен методик ярдәм күрсәтү өчен үткәрелә.
Методик рекомендацияләрдә 2021 елгы БДИ нәтиҗәләренә, шул исәптән төрле әзерлек дәрәҗәләре булган БДИда катнашучыларның типик хаталарына анализ ясалды. Шулай ук методик рекомендацияләргә 2022 елгы БДИның контроль үлчәү материалларында планлаштырылган үзгәрешләр аңлатмалары кертелгән.
ФИПИ сайтында физика, химия һәм җәмгыять белеме буенча методик рекомендацияләр бастырылган инде. Сентябрь дәвамында БДИ формасында тапшырыла торган барлык фәннәр буенча методик рекомендацияләр дә барлыкка киләчәк. Алар белән "Аналитик һәм методик материаллар" бүлегендә танышырга мөмкин.