Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Лениногорски муниципаль районында Җәмит Рәхимов укулары үтте
2013 елның 21 мае, сишәмбе
Лениногорски муниципаль районының Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренче тапкыр республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары үтте. Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Лениногорск муниципаль районы хакимияте, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе, галим һәм язучы Әнвәр Хәйри.
Конференцияне мәктәп директоры Гыйләҗев Әкрәм Гата улы кунакларны сәламләү белән ачып җибәрде, ни өчен нәкъ Керәле мәктәбенә җыелуыны әйтте һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Укуларны ачу тантанасында Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Гөлфирә Рафикова районның башкарма комитеты башлыгы Рәгать Хөсәеновның котлауларын җиткерде һәм төбәк мәгърифәтчесе Галия Рәхимовага бүләк тапшырды.
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Вәгыйз Санатуллин кунакларны котлап, укуларның уңышлы булуын теләде, кыскача гына Җәмит абыйның хезмәтләре белән таныштырып үтте.
Пленар утырышта сүз Казаннан килгән мәртәбәле кунакларга бирелде. Татарстан фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, Индус Таһиров бу укуларның башлануына бик шатлануын белдерде. Ул Җәмит абыйның эшчәнлеге хакында сөйләде, бу гаилә турындагы истәлекләре белән уртаклашты, Галия апаның әхлак тәрбиясе бирүдәге эшчәнлеген югары бәяләде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, эзтабар язучы, Ломоносов исемендәге Россия премиясе лауреаты, “Сүз” китап нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин бу якларда беренче тапкыр гына булуын, академиклар Индүс һәм Энгель Таһиров, Гали Даутов кебек шәхесләрне, Ш.Бикчурин, Җ.Рәхимов кебек язучыларны биргән төбәк халкын, табигатен күрүенә бик шат булуын әйтте, Җ.Рәхимов иҗатына тукталды.
Керкәле мәктәбе белән 2005 елдан бирле хезмәттәшлек итүче, бу укуларны үткәререгә тәкъдим итүче - Татарстанның атказанган фән эшлеклесе галим һәм язучы Әнвәр Хәйри. Ул мондый конференцияләр укучыларның фәнгә, туган якларына кызыксынуларын арттырыр, милләт горурлыгы булырдай шәхесләр тәрбияләр, чөнки сезнең төбәктә мәгърифәтче Галия апа бар, диде. Киләчәктә укуларның дәвамлы булуын һәм төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең, галим, язучыларның барысының да эшчәнлеген яктырткан фәнни-эзләнү эшләре күбрәк булсын иде дигән теләген җиткерде. Керкәле мәктәбенең иң сәләтле, иң тырыш укучысы, бәйгеләрдә җиңүче 9нчы сыйныф укучысы Рамазанова Алисәгә үзенең шәхси бүләген – заманча, бик кыйммәтле телефон тапшырды.
Пленар утырышта Әлмәт язучылар берлегеннән Әхәт Хәбибуллин, районның “Чишмә” иҗат берләшмәсеннән – Рәсим Хәбибуллин , Таһир Шәмсуаров һәм Әлмәт муниципаль хезмәт институты доценты Рауза Гарапова чыгыш ясады. Ул конференция материалларын җыентык итеп туплап чыгарырга тәкъдим итте.
Конференция эше секцияләрдә дәвам итте. Катнашучылар, килгән кунаклар саны 100 гә якын булды. Укулар җиңүчеләрне бүләкләү, дипломнар тапшыру һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Һәркем конференция эшеннән канәгать калды
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз