Дүрт музейлы гимназия

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Яшел Үзәндәге 3 нче гимназиядә зурлап “Мәңге безнең йөрәкләрдә Тукай” дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Үзләре генә түгел, ә шәһәрдәге һәм райондагы башка мәктәпләрдән дә кунаклар чакырып. Дөресрәге, районның мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан инде февраль аенда ук оештырылган Тукай көннәре акциясенә нәтиҗә ясады алар.
Бөтен татар дөньясы бөек шагыйребезне искә алган бер вакытта бу гаҗәпләнерлек тә түгел кебек. Әмма эш шунда: 3нче гимназиядә урысча укыйлар. Монда белем алучы 1100 баланың бары тик 191е генә татар милләтеннән. Шуңа да карамастан, лицейда татар тормышы кайнап тора. Монда һәр милләтнең үз урыны, дөресрәге, үз каты бар. Өч катлы мәктәпнең беренчесе бары тик рус телендә, икенчесе – татар, өченчесе инглиз телендә җиһазланган. Мәсәлән, икенче катка килеп эләксәң, син үзеңне, һичшиксез, татар гимназиясендә итеп хис итәчәксең. Монда хәтта урыс телле балалар да татарча сөйләшә.
Тагын бер кызыклы ачыш бар гимназиядә. Директор урынбасары Мәдинә Минһаҗева сөйләвенчә, монда барлык тәрбия эшләре дә, “Дәрестән тыш мәктәп” программасын тормышка ашыру да, һөнәргә өйрәтү мәсьәләләре дә музейлар аша хәл ителә. Һәм, миңа калса, бу – бик үзенчәлекле алым.
Күренекле татарлар
Әйтергә кирәк, урыс телле уку йортында татарның күренекле кешеләре тарихын барлау – үзе үк сокландыра торган гамәл. “Татарлар гына түгел, урыслар да, башка милләт балалары да оештыру эшләрендә бик теләп катнаша”, – ди музей җитәкчесе Флера Кәримова. Әлбәттә, музей юктан бар булмаган. Яшел Үзән һәм Зөя яклары талантларга бик бай. Әмма бу төбәктә туган, иҗат иткән, яшәгән әдип-галимнәрнең исемнәре тиешенчә өйрәнелмәгән, барланмаган әле, дип саныйлар биредә. Һәм шул җәһәттән класстан тыш эшләр буенча “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” дигән программа төзегәннәр. Менә шуннан бирле әдәби-музыкаль кичәләрнең, кызыклы очрашуларның проектларын татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар үзләре төзи икән. Мәсәлән, алар Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның әнисе Клара ханымны кунакка чакырганнар. Чөнки Рәшит абыйлары шушы мәктәпне тәмамлаган. Шундый ук кызыклы очрашулар якташлары Фаил Шәфигуллинның хәләл җефете, шагыйрә Эльмира апалары Шәрифуллина белән дә узган. Туфан абыйлары Миңнуллин да гимназия эшчәнлеген бик югары бәяләгән. Музейның “Фикерләр һәм тәкъдимнәр” китабында: “Укыту урыс телендә барса да, татарча белем бирү дә үз дәрәҗәсендә алып барыла дигән фикер туды...” – дип язып калдырган. Якташлар җәмгыятеннән дә еш киләләр бирегә. Вафаты алдыннан гына Усман ага Әлмиев белән дә очрашканнар.
Космонавтлар
Мондый Космонавтлар музее Татарстандагы башка бер генә мәктәптә дә юк. Иң өлкәне, инде 33 ел эшләп килә торганы ул бу гимназиядә. Шуңа күрәдер инде, җитәкчесе дә икәү – Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучылары Любовь Хохлова да, Людмила Колесникова да кырык елдан артык шушы мәктәптә математика фәнен укытканнар, хәзер “балалар хакына” дип һич кенә дә музейны ташлый алмыйлар. Любовь Михайловна оештыра башлаган чакларны да искә алды: “Безнең мәктәптә математика һәм физика фәне тирәнтен укытыла бит. Шул җәһәттән класстан тыш сәгатьләрдә нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Түгәрәк дип тә уйлап карадык. Шунда башыбызга, әллә Космонавтлар музее оештырып карыйкмы икән, дигән фикер килде. Күп уйлап тормадык, тәвәккәлләдек”. Без музейга кергәндә совет утырышы бара иде. Бу арада эшләре бик тыгыз булган икән. Өч этапта Гагарин укулары үткәргәннәр. Беренчесе – район һәм шәһәр мәктәпләре арасында. Икенчесе – Казан дәүләт техник университет базасында. Яшел Үзәндә бу уку йортының филиалы бар, “булачак космонавтлар” турыдан-туры шунда укырга керергә әзерләнә. Ә иң башлылары исә Бөтенроссия конкурсларына юл тота. Андыйлар арасында Айдар Әхмәтшин белән Рөстәм Латыйпов та бар. Егетләр хезмәт дәресләрендә “Союз-Аполлон” ракетасының макетын ясап, призлы урын алып кайтканнар. Айдар Гагарин шәһәрендә “Минем Байконурым” дигән темага доклад белән дә чыгыш ясаган. Ни өчен Байконур дисезме? “Минем бабамның әтисе Байконурны төзи башлаган, ә бабам шунда ук элемтәче булып хезмәт иткән. Гагарин шәһәренә дә бабам белән бардым. Аны “тере экспонат” кебек каршы алдылар”,– ди Айдар.
Монда шөгыльләнүче балалар үзләре дә экспонат кебек тоелды миңа. Белмәгән нәрсәләре юк, сөйләшә башласалар, телләре-телгә йокмый. Нәкъ менә шушы музей советына йөргән балалар арасында фәнни эшләр белән шөгыльләнүчеләр бихисап икән.
Судно төзүчеләр
Яшел Үзәндәге Горький исемендәге Суднолар төзү заводы турында ишетмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Ә 3 нче гимназиядә аны бөтенләй үз иткәннәр: 105 еллыгы уңаеннан музей төзегәннәр. Бу гамәлнең дә үз “эские” бар: бу сәнәгать предприятиесе – Яшел Үзәндә төп эш урыннарының берсе. Кунакларны завод тарихы белән таныштырып йөргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кәраметдинова музейны оештыруда башлап йөргән. “Безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бик актив бит, гимназия өчен җан атып торалар, – дип башлады ул сүзен. – Музей төзегәндә дә шулай булды. Григорьев Володя дигән укучыбызның бабасы 1996 – 2003 елларда завод директоры булып эшләгән иде. Бик күп экспонатлар җыйган булган. Күбесен безгә бирде, кайберләренең күчермәләрен ясаттык”.
Тарихы бик бай заводның. Башта ул ремонт мастерское гына була. Сезон тәмамлангач, монда пароходларны ремонтка алып килгәннәр. Яз көне исә янә зур суга чыгарганнар. Сугыш башлангач, Ленинградтан Судно төзү заводын күчерәләр. 54 ел элек Яшел Үзән проектлау-конструкторлау бюросы ачыла. Төрле өлкәгә караган иң яхшы хәрби корабльләр шушында эшләнә. Алар, нигездә, ил чикләрен саклау өчен кулланыла. Монда җитештерелгән продукция 15 ләп чит илгә җибәрелә. Баксаң, бу заводның башка корылмаларда да өлеше бик зур икән. Мәсәлән, Миллениум, Саескан тавы күперләренең конструкцияләре, Кол Шәриф мәчете каркаслары шушында эшләнгән.
– Балалар моның белән бигрәк тә горурлана, – ди Гөлсинә ханым. – Киләчәген шушы завод белән бәйләргә теләүчеләр байтак. Үзләре дә, шөкер, бик хәерхаһлы. “5”кә укучыларга, төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләргә премияләр бирәләр. Ремонт эшләрендә дә булышалар. Ветераннар белән очрашуларны да еш үткәрәбез. Үзебез дә еш булабыз. Укучыларыбызның 28 процентының әти-әниләре шушы заводта эшли. Алар турында аерым стенд төзедек.
Мәктәп тарихы
Бу музей яңа әле. Эшне укытучыларның исемнәрен мәңгеләштерүдән башлаганнар. Иманым камил, музейның монысы да искиткеч мәгънәле булачак. Чөнки Марина Ильина җитәкләгән 3 нче гимназия коллективы нәкъ менә мәгънәле итеп яши белә. Яулаган үрләре генә ничаклы: “Россиядә ел мәктәбе” бәйгесе лауреаты, “Мәгариф” илкүләм проекты җиңүчесе, “Ачык дәрес” Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале лауреаты, “Татарстанның иң яхшы мәктәпләре” конкурсы лауреаты... Кыскасы, санап бетерерлек кенә түгел. Димәк, тарихы да бик бай һәм кызыклы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International