Мөслим районында мәктәп җитәкчеләре киңәште

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Мөслим муниципаль районындагы мәгълүмати-методик үзәкнең актлар залында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә 2012/2013 нче уку елын оешкан төстә тәмамлау, чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү, белем стандартлары һәм программалары үтәлеше турындагы сораулар каралды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Х. Бариев мәктәп җитәкчеләренең игътибарын чыгарылыш сыйныф укучыларының белем сыйфатына, мәгариф бүлеге таләпләренең үтәлешен тәэмин итүгә юнәлтте. Мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Л.М. Харисова үзенең чыгышында укытучыларның белемнәрен күтәрү, быелгы август киңәшмәсен оештыру, мәктәпләрнең “IT-чемпион” конкурсында катнашуы, икенче яртыеллык өчен вакытлы матбугатка язылу кебек мөһим эшләрне яктыртты. Көн тәртибенә шулай ук 10 нчы сыйныф укучылары белән тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча 5 көнлек сборлар үткәрү, укучыларның җәйге ялын оештыру, укучыларны 2013/2014 нче уку елына дәреслекләр белән тәэмин итү, педагогик кадрларны аттестацияләү, еллык отчетлар турындагы сораулар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International