Актанышта олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Актаныш муниципаль районының тантаналар залында халыкара, Россиякүләм һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган район укучыларын, мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы узды.
“Сәләтле балалар программасы”н гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау максатында, 2012-2013 нче уку елында район мәктәпләре арасында - 20, зонада - 1, республикада 20 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында - 1240, зонада - 15, республикада 46 укучы катнашкан, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Алар арасыннан дүрт укучы аеруча зур җиңүләргә ирешкән:
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатыннан Шәйхин Айдар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча I халыкара олимпиадада 1 урынны яулаган (укытучысы Әминова Л.Г.), тарих фәне буенча бөтенрәсәй олимпиадасынын төбәкара этабында абсолют җиңүче дип танылган, ә Оренбург өлкәсендә үткәрелгән олимпиадада 3 урынны яулаган (укытучысы Абдуллина М.М.).
- Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зарипова Гөлназ татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында абсолют җиңүче (укытучысы Галимуллина Ф.Х.)
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән Валькова Алена инглиз теле буенча бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер (укытучысы Тимерова Л.Ф.),
- Актаныш 1 урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Заманов Булат технология фәненнән бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер (укытучысы Мөхәмәдиев Д.С.)
Республика олимпиадаларында зур җиңү яулаган һәм призер исеменә ия булган укучыларны, аларның укытучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Фәттахов котлады, ихлас теләкләрен җиткерде.
Муниципаль, республика, Россия олипиадаларында катнашкан мәгариф учреждениеләре эшчәнлекләренә нәтиҗәне район мәгълүмати мәгариф идарәсе җитәкчесе В.М.Салихов ясады.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1енче урынга Әтәс мәктәбе ия булды. 2нче, 3нче урыннарда – Зөбәер, Богады мәктәпләре.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1енче урынга Пучы, 2нче урынга – Мари Суксу, 3енче урынга – Сәфәр мәктәпләре лаек булдылар.
Район үзәге мәктәпләре арасында
I - барысы 70 призлы урынга ия булган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия.
II – 64 призлы урын иясе аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш мәктәбе.
III – 61 призлы урынга ия булган Актанышның 1 нче санлы мәктәбе.
Ниһаять, бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре – Ел укучысын игълан итәләр. Ул – 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенен 11 сыйныф укучысы – Айдар Гыйлманов. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев аны котлап, язулы тасма кигерде, киләчәктә дә җиңүләр теләп, кыйммәтле бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International