ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2019 елда нигез салынган «Алабуга Политех» инженер көллияте «Алабуга» МИЗ структурасына керә. Бу заманча, инновацион уку йорты, аны тәмамлаучылар алдында зур перспективалар ачыла.

18 февральдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов 9-11 сыйныф укучылары арасында Татарстан Президенты призына эшмәкәрлек олимпиадасы башлануы турында игълан итте. Республиканың иң яхшы яшь эшмәкәре өчен төп бүләк акча булачак.

Бүген, 22 нче февральдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә барышында мәгариф системасының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанда 1 марттан 15 апрельгә кадәр PROинтерес беренче һөнәри юнәлеш фестивале цифрлы форматта узачак. Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Бу хакта матбугат конференциясендә фестиваль җитәкчесе Марат Исмәгыйлев хәбәр итте.

Нурлат балалар йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан батырлык һәм хокукый тәрбия дәресе үткәрелде. «Боевое Братство» ветераннар бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе рәисе Руслан Хәсәнов һәм «Форпост» Зеленодольск Үзәге директоры Екатерина Сметанина балаларга Ватанны саклау сагында торган һөнәрләр турында сөйләделәр.

Түбән Кама химия-технология институты базасында 2,5 млрд сумга яңа фәнни-мәгариф кампусы барлыкка киләчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итте.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

18, 21 февральдә Чирмешән һәм Әлмәт районнары «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының югары һөнәри этабында катнашты.

Балалар бакчалары мәгариф учреждениеләре булып тора, шуңа күрә алар киң полосалы интернет һәм Wi-Fi белән җиһазланган булырга тиеш.

18 февральдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында Муса Җәлил исемендәге Х республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Узган биш ел эчендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен 7,5 мең урынга исәпләнгән 34 яңа балалар бакчасы төзелгән. Шуларның 2021 елда сигез балалар бакчасы төзелде. Казан шәһәре Думасының XII сессиясендә шундый мәгълүматлар китерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International