Татарстанда яңа фәнни-мәгариф кампусы барлыкка киләчәк

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама химия-технология институты базасында 2,5 млрд сумга яңа фәнни-мәгариф кампусы барлыкка киләчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итте.

Анда берничә үзәк - инжиниринг, тел әзерлеге, цифрлы компетенцияләр һәм технологик эшкуарлык эшләячәк.

«Сибур Холдинг» компаниясе һәм республика җитәкчелеге белән берлектә без ил җитәкчелегенә фәнни-укыту кампусы булдыру кирәклеген җиткерә алдык. Бу җитди проект», - дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, яңа уку үзәге яшьләр өчен ниндидер этәргеч булачак, алар нефть химиясе һәм нефть эшкәртү белән бәйле белем генә түгел, бүгенге көндә Түбән Кама мәйданчыгында ихтыяҗ булган базарның башка сегментларына да белем ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International