ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

23 нче февраль - татар халкының горурлыгы булган сынчы, скульптор, график, архитектор Бакый Идрис улы Урманченың туган көне. Якташларының 125 еллык юбилее уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда "Бакый Урманче - халкым күнелендә" исемле искә алу кичәсе үткәрелде.

2024 елга һәр мәктәптә спорт клубы төзеләчәк. Хәзер инде бу эш 21 мең мәктәптә бара. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри сәламәтлеге культурасын формалаштыру технологияләре» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте.

Балаларга өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы һәм «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында балалар ялын оештыру белән шөгыльләнүче оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар Россия Мәгариф министрлыгын федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга мөмкин.

Бүген немец телен яратучыларга һәм белүчеләргә юнәлдерелгән Tolles Diktat бөтенроссия акциясе старт ала. Үз белемнәреңне онлайн режимда диктант язып тикшерергә мөмкин.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Унбер» күп юнәлешле лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм мәгариф учреждениесе директоры Алмаз Хәмидуллин озата йөрде.

2022 елның 18-19 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.

13-16 февральдә Татарстанның 8-11 сыйныф укучылары арасында геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Бүген, Халыкара туган тел көне көнендә, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантлар, студентлар һәм укучылар өчен “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Чарада Кытай, Сирия, Корея, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Мәскәү, Якутия, Төмән, Башкортостан һәм Татарстан уку йортларыннан 170 тән артык кеше катнашты.

18 февраль көнне Тәтеш 2 нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган телләр көне һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Язык – живая душа народа» - «Тел – халыкның байлыгы» дигән интеллектуаль уены узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International