2024 елга һәр мәктәптә спорт клубы төзеләчәк. Хәзер инде бу эш 21 мең мәктәптә бара. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри сәламәтлеге культурасын формалаштыру технологияләре» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте.
«Безнең уртак эшебез педагогик коллективларда үз сәламәтлекләрен ныгытырга, сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итәргә мөмкинлек һәм стимул тудырырлык шартлар булдыру, чөнки нәкъ менә педагоглар мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үрнәк булып тора. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча алга таба эш белем бирү процессында катнашучыларның барысы да әлеге эшкә кушылган очракта гына мөмкин», - диде мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мәгариф министрлыгы, үз чиратында, авыл мәктәпләрендә спорт залларын җиһазландыру буенча зур эш алып бара, дип искәртте ул. Капиталь ремонт программасы кысаларында спорт белән бәйле инфраструктураны үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Һәр мәктәптә 2024 елга спорт клубы барлыкка киләчәк, һәм бу эш бүгенге көндә 21 мең мәктәптә алып барыла.
Конференциядә Гомумроссия мәгариф профсоюзы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм спорт министрлыгы арасында күп яклы хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.