Казан федераль университетында Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүген, Халыкара туган тел көне көнендә, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантлар, студентлар һәм укучылар өчен “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Чарада Кытай, Сирия, Корея, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Мәскәү, Якутия, Төмән, Башкортостан һәм Татарстан уку йортларыннан 170 тән артык кеше катнашты.

Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә филология, культурология, тарих, социология һәм башка фәннәр арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләү максатыннан үткәрелә.

Конференцияне тантаналы рәвештә ачуда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.3.Закирова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары И.Э.Ярмәкеев,  Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х.Мирзаһитов катнашты.

Секция утырышларында мәдәниятара аралашуның һәм тәрҗемәнең лингвокультурологик проблемаларына багышланган докладлар тыңланды. Чыгышлар катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты, иң яхшы доклад авторлары диплом белән бүләкләнде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Х.Такташның иҗади мирасына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды, ә укучылар һәм студентлар «Аудитория каршында чыгыш ясау» темасына «Туган тел» телеканалы филиалы директоры М.Р.Сибгатуллинаның осталык дәресендә катнаштылар.

Конференция Г.Тукай музеена күмәк экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International